Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

“Каенкай” бакчасында язга багышланган бәйрәм узды

“Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!” дигән бәйрәм туган тел тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре семинарында күрсәтелде.

Иске Зәйдә урнашкан “Каенкай” балалар бакчасында шәһәр һәм район туган тел тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре катнашында семинар узды.

“Каенкай” педагоглары әлеге семинарда Нәүрүз фольклор бәйрәме мисалында милли һәм эстетик тәрбия бирү ысулларын күрсәттеләр. Бәйрәм турында туган телгә  өйрәтүче тәрбияче Айгөл Айдар кызы Миңнехуҗина сөйли:

- Нәүрүз - язгы яңа елыбыз!

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп, кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы -

Сагынып көткән яз килә, - дип Мөнир Мазунов язган шигырьдән башланып китте бәйрәмебез.

Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Яз безгә чәчәкләр бүләк итүче вакыт.  Язлар белән Нәүрүз килде. Нәүрүз – иң шатлыклы яз бәйрәме. Бу бәйрәм мөселман халыклары арасында иң борынгы йолалары дип санала. Менә шушы борынгы бәйрәм безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.

Балалар бик яратып бу борынгы бәйрәмдә катнаштылар, татар, чуваш телләрендә җырлар җырладылар, башкорт, рус, татар, үзбәк телләрендә шигырьләр сөйләделәр һәм биюләр биеделәр. Безнең әби-бабаларыбызның  онытыла барган изге бәйрәмнәренең берсе булган Нәүрүз бик күңелле үтте. “Менә шулай итеп тату, дус булып, алдагы көннәрдә дә яшәргә насыйп булсын!” – дип теләдек барыбыз да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев