Зәй офыклары

Әхмәт мәчете - тәрбия һәм дини чаралар урыны

Зәй районында Әхмәт авылы мәчете - иң өлкәне, аның тарихы 1844 елга барып тоташа.

Зәй районы Әхмәт авылында элекке укытучы Рәиф Шәймәрданов имамлык итә. Шунысы игътибарга лаек, үткәне тирәндә булган мәчет - тәрбия урыны, анда еш дини чаралар оештырыла.


Идел буе Болгарда Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан шушы көннәрдә  мәчеттә, әби-бабаларыбыздан калган йолаларны дәвам итү йөзеннән, ,,Сихри бизәкләр" дип аталган бәет, мөнәҗәтләр кичәсе үтте.


Кичәгә бәет, мөнәҗәтләр укырга яратучылар, тирә-юнь шәһәрләрдән һәм авыллардан кунаклар чакырылды. Кичәне Рәиф Шәймәрданов изге догалары, вәгазьләре белән башлап җибәрде.

Мөнәҗәт һәм бәетләр татар халык авыз иҗатында саллы урын алып тора. Кичәне Кадер авылы китапханәчесе Гөлфия Сөләйманова оештырды. Ул чыгышында мөнәҗәт һәм бәетләргә киңрәк тукталып, тарихы, аларның атамалары белән таныштырып үтте.


Аңа Чаллы шәһәреннән Рәсимә Хәмидуллина, Фирдәвес Галиева, Әнисә Аверьянова, Галия Бәширова, Аксар авылыннан Гөлсем Мирзыянова, Кама Аланыннан Розалия Габдрахманова, Зәй шәһәреннән Зөлфия Галләмова, Әхмәт авылыннан Азилә Закировалар зур әзерлек белән килгән. Алар берсеннән-берсе аһәңле мөнәҗәтләр укыды, бәетләр сөйләде. Чарага килүчеләр чыгышлардан бихуш калды.


- "Сихри бизәкләр" дип аталган кичәдән барыбыз да тәрбияви һәм дини, рухи азык алдык. Кичәгә килгән һәм катнашкан авылдашларыбызга зур рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә шушындый кичәләр оештырырбыз дигән өметтә калам,- ди Гөлфия Сөләйманова.


Әйткәнебезчә, Әхмәт мәчете башта агачтан төзелә. Ярты гасырдан соң табигый таштан, кызыл кирпечтән салына. Төзелеш чыгымнарының күп өлешен Мәннән Хаҗи үз кесәсеннән каплый. Аяныч, сәяси золым еллары әлеге мәчетне читләп узмый.


-1930-1931 елларда мәчет бинасында мәктәп ачыла. Шул рәвешле күп мәчетләр, чиркәүләр, тарихи корылмалар кебек үк Әхмәт мәчете дә дистә еллар буена кадерсезләнә. Совет чорында мәчет бинасы 1965 елга кадәр мәктәп, аннан балалар бакчасы, соңыннан клуб булып тора. Шулай да, гыйбадәтханә - тирә-як районнарда афәтләрдән исән калган бердәнбер мәчет, тарихи-мәдәни мирасыбыз ул, - диелгән якташыбыз Рафис Шәймәрдановның “Әхмәт авылының килеп чыгу һәм яшәү тарихы” дигән китабында.


Авылның игелекле кешеләре мәчетне торгызу хыялы белән яши, бу эштә аларга булышлык итүчеләр дә табыла.


“Әхмәт авылының килеп чыгу һәм яшәү тарихы” китабында язылганча, 1985 елда авылыбыз аксакалы Хәсән агай Шәймәрданов мәчетне торгызу эшенә керешә. Әлбәттә, бу изге эштә аның ярдәмчеләре, уң кулы - дүрт улы була. Аңа кадәр ул уллары Рафис һәм Раиф белән Өфе каласы Диния нәзәрәтенә мөфти Тәлгать Таҗетдинның ризалыгын алып кайта. 1991 елның март аенда район Советы депутаты Мәхтүм Зиннәтуллин булышлыгы белән матди ярдәм эзләү башлана. Авыл җыенында мәчетне төзекләндерү өчен махсус исәп-хисап счеты ачарга карар кабул ителә. Хәсән агайның улы Әсхәтнең ярдәме белән түбә, түшәм, идәнлекләр өчен нарат такталар кайтартыла. Мәчетне төзеләндерү эшләре белән тугыз ел вакыт үтеп китә.
 

1996 елның 11 августы... Бу көнне мәчеткә яңа манара эшләтелә, аның ае яңартылып урнаштырыла. Әхмәт халкы игелекле эшкә кушылучы Шамил Сәлахов, Харис Әхмәтҗанов, Мәхтүм Зиннәтуллин, Рифкать һәм Рәфыйк Фәрдиевлар, Рөстәм Кәлимуллин, Николай Митрофанов, башлап йөрүче Хәсән агай белән Мөшәрәфямал апага, аларның уллары-киленнәре, кызлары-кияүләренә рәхмәтле.


Шул рәвешле, Әхмәт авылы уртасында тарихи мирасыбыз булган мәчет горур басып тора. Гыйбадәтханә озак еллар авыл халкына, дин-исламга хезмәт итсен.

Фото Әхмәт авылыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: