Зәй офыклары

“Кояшкай”да буыннар бәйләнеше өзелми

Зәйнең “Кояшкай” балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Туган як елына багышланган төрле чаралар үткәрү дәвам итә, шуларның берсе - “Буыннар бәйләнеше өзелмәсен” бәйгесе.

Татарстан Республикасында - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Зәй районында Туган як елы игълан ителү уңаеннан “Кояшкай” балалар бакчасында төрле чаралар үткәрү дәвам итә. Шуларның берсе - “Буыннар бәйләнеше өзелмәсен” бәйгесе.

- Бәйгенең максаты: балаларда гаилә традицияләренә карата уңай караш тәрбияләү, буыннар арасында бәйләнешне ныгыту, - ди өлкән тәрбияче Нурсилә Җиһангирова.

Бу чарада мәктәпкә әзерлек төркеменнән Артур Алексеев һәм аның әбисе Надежда Алексеева иң актив катнашучы дип  табылды.

         Надежда Алексеева оныгын үзенең кул эшләре, чуваш халкының чигү өлгеләре белән таныштыра, чигү алымнарына өйрәтә.  Гади генә сыман күренсә дә, чигү төрләре бик күп икән: тасма, сәйлән, төрле җепләр белән чигү, чылбырлы, тутырып чигү- болар бары да Артур өчен ят һәм авыр, шул ук вакытта кызыклы да. Әбисе чиккән сөлгеләр, мендәр тышлары, картиналар үзләренең матурлыгы белән күз явын алырлык. Аларның күбесе – әбисенең яшь  чагында, кызлар белән кич утырганда башкарган  кул эшләре. Чигү осталыгына Надежда Алексеева үз әнисеннән өйрәнгән булса, бүген бу милли кыйммәтне ул оныгына тапшыра.

         - Без белгәннәребезне үзебезнең балаларыбызга, оныкларыбызга сөйләргә, өйрәтергә бурычлы. Балалар үз милләтенең тарихын, гореф-гадәтләрен, гаилә традицияләрен белеп, алар белән горурланып үсәргә тиеш. Үткәнен онытмаган милләтнең киләчәге дә өметле! - дип фикере белән уртаклаша Надежда Алексеева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: