Зәй офыклары

Әлфәс Гайфуллин: Илкүләм чара динебезне куәтләүгә сәбәпче булса иде

Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итү алды көннәре белән яшибез. Бу уңайдан без якташыбыз Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән әңгәмә кордык.

-Әлфәс хәзрәт, Чаллыда мөселман егетләренең Бөтенрәсәй көрәш турниры ни хисаптан быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнен 1100 еллыгы кубогына оештырылды?


-Агымдагы елда без Чаллыда оештырылучы барлык дини чараларны да Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнен 1100 еллыгы шигаре астында оештырдык. Алдагы елларда мөселман егетләренең Бөтенрәсәй көрәш турниры ТР Диния нәзарәте кубогына оештырыла иде. Шунысы игътибарга лаек, быелгы турнирда Зәй мөселман егетләре уңышлы чыгыш ясап, район командасы беренче тапкыр призлы өченче урын алуга иреште. Мин моның өчен бик шатмын, намаз укучы яшьләр, исламҗанлы егетләр арта дигән сүз бу. Динне яклау, саклау әнә шундый егетләр булудан тора. Алга таба зәйлеләрнең әлеге Бөтенрәсәй көрәш турниры кубогын алуларына өмет-ышаныч бар.


-Сез үзегез дә көрәшҗанлы, көрәшче бит. “Аксар батырлары призына” бил алышка еш химаячелек итәсез...


-Әйе, көрәш безнең рухыбызда. Кечкенәдән бил алышып үстем. Татарстан буенча кыска турнирларда оттым. Авыл, район Сабантуйларында уңышлы чыгыш ясаганым булды.


- Ир-егеткә милли көрәш, аеруча мөселман егетләренең Бөтенрәсәй көрәш турниры нәрсә бирә?


- Иң мөһиме көрәш турнирлары ир-егеткә көч бирә, алар анда иманнарын, спортчылар белән дуслык, кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыта. Мөселман егетләренең Бөтенрәсәй көрәш турниры - үзенчәлекле, дини яктан үзенә күрә бер тормыш мәктәбе. Мондый ярышлар безнең ныклы бәдәнле булу гына түгел, рухый яктан нык булуны да сорый. Мөселман егетләре таза, сау-сәламәт булырга, аларның көч-дәрманы ташып торырга тиеш. Чөнки мөселман кешесе йортын, гаиләсен, илен сакларга бурычлы. Татар дин әһелләре үзләре дә көрәшчеләр, баһадир мәһабәт гәүдәле, көчле, батыр кешеләр булганнар.


-Ибне Фадланның Болгарга сәяхәтнамәсендә милли спорт төре турында да язмалар бар, димәк, көрәш ул чорда ук булган.


- Багдаттан Болгарга сәфәр кылган Әл-Моктадир илчелеге сәркәтибе Ибне Фадланның Болгарга килүе - безнең халык өчен мөһим вакыйга. Ул безне дингә өйрәтеп, исламның фән һәм тынычлык дине икәнен күрсәтә алган. Шунысы игътибарга лаек, әлеге елъязмаларда милли спорт төре турында язмалар бар. Димәк, бездә шул чорда ук милли көрәш булган. Ибне Фадлан Болгарга сәяхәтендә бездә узучы Сабантуй бәйрәмнәрен, бил алышны, ат чабышларын күргән, димәк. Шунысы игътибарга лаек, Чаллыда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнен 1100 еллыгы кысаларында татар драма театрында Ибне Фадланның Болгарга сәяхәте сәхнәләштерелде.


- Әлфәс хәзрәт, Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итү программасына Дөнья кубогына бил алыш та кертелгән. Бу уңайдан фикерләрегез...


- Аны бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Ул биредә берничә ел уздырыла инде. Алдагы елларда анда Чаллы, Зәй, Әлмәт, гомумән, Татарстан егетләре бил алышып килә. Быел исә ул Дөнья кубогына оештырылып, анда башка кыйтгалардан да көрәшчеләр үзләрен сынаячак.
Әлеге мәртәбәле илкүләм чара, Дөнья кубогына көрәш динебезне куәтләүдә, намаз укучыларның санын арттыруга сәбәпче булса иде.

Фотолар шәхси архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: