Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

"Минем әнием" флешмобында - Татьяна Липатова

Татьяна Липатова – авылның зур хөрмәткә лаек кешесе.

Якты Күл мәдәният йорты хезмәткәрләре Аналар көне уңаеннан “Әниемнең җылы кочагы” дип аталган онлайн фотокүргәзмә оештырды. Әлеге фотокүргәзмәдәге бер тирән эчтәлекле бик матур фото күзгә ташлана. Бу - Татьяна Липатованың улы Михаил белән фотосы.
Татьяна Михайловна – авылның зур хөрмәткә лаек кешесе. Ул Якты Күл мәктәбендә озак еллар балаларга математика фәненнән белем бирде, директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары булып эшләде. Аны укучылары бик ярата, хөрмәт итәләр. Ул авылның мәдәни тормышында актив катнаша, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли. “Татьяна Михайловна - бик ярдәмчел, ачык йөзле, киң күңелле кеше”, -ди мәдәният хезмәткәрләре.
Мөлаем йөзеннән нур бөркелгән бу ханым һәркем белән җайлап кына сөйләшә. Татьяна Михайловнаның бәхетле бүгенгесе һәм шатлыклы киләчәге бар, чөнки ул - күз карасы кебек кадерле ике оныгының яраткан әбисе дә.
“Бөтен җиһанга ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары, акыллы фикерләре белән безгә туры юл күрсәтүче ул безнең әниебез”, - ди улы Михаил.

Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев