Зәй офыклары

"Минем әнием" флешмобында - Йолдыз Красовская

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән борынгылар. Егет кенә түгел, хатын-кызлар арасында да бар шундый күп төрле һөнәргә ия кешеләр. Сармашбаш авылында яшәүче Йолдыз Красовская - шундыйлардан.

Йолдыз ханымның эшләмәгән эше бармы икән?! Бакча тутырып яшелчә, җиләк-жимеш, берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерә ул. Гаиләсенә ел әйләнә җитәрлек салат һәм кайнатмалар ясый, компот яба. Тәмле ризыклар пешерергә дә оста ул. Кирәк булса, балта-чүкеч, шөреп боргыч кебек эш кораллары белән дә ут уйната. Тегү осталыгы өстенә, кофта, салфетка, шәл, шарф, өс киемнәре, пинеткалар, оекбаш-бияләй, мунчала кебек кирәк-яраклар бәйли. Бисердан һәм елтыр тасмадан ясаган, бәйләгән чәчәк букетлары күз явын алырлык. Өйләренә керсәң, бүлмә диварларындагы иҗатына сокланып туйгысыз. Балалар бүлмәсенең бер як дивары диңгез төбе булса, икенчесе - диңгез өсте. Биредә үзеңне диңгездәге кебек хис итәсең. Кыс-касы, йорттагы һәр бүлмә дивары - бер тема. Өстәвенә, Йолдыз кирәк-ярагына район үзәгенә үзе машина белән җилдереп барып кайта.
Йолдыз белән Владимир Красовскийлар үзләренең дүрт баласы өстенә балалар йортыннан бертуган Руслан һәм Алмазны тәрбиягә алдылар. Хәзер Красовскийларның өч уллары, өч кызлары бар. Күп балалы гаиләдә өлкәнрәкләр кечерәкләрен карашты, кечкенәләр исә өлкәннәр үрнәгендә үсә.
Йолдыз белән Владимир - үтә тырыш, тынгысыз, булмаганны булдырып яшәүче парлар. Әниләре белән бер түбә астында яшиләр. Йолдыз күп еллар инде эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Ташпулаттай йортларына терәп кибет ясадылар. Авыл халкын кирәк-ярак, азык-төлек белән тәэмин итеп торалар. Күп итеп мал-туар, кош-корт асрауга да вакыт табалар. Йорт-җир, каралты-кураның бөтенлеге, тәртип әллә каян күренеп тора.


Йолдызның һәр эшендә, һәр башлангычында әнисе Мөнҗия апа һәм тормыш иптәше Владимир - фикердәш. Өлкән кызлары Венера белән Альбина икесе дә гаиләле, Регина белән Владик укыйлар. Руслан һәм Алмаз Югары Мәлем авылы мәктәбенә йөреп белем алалар. Малайлар икесе дә Сармашбашта милли көрәш буенча тренер Азат Кашапов кул астында шөгыльләнәләр. Иң мөһиме, аларның яраткан шөгыльләре, әти-әнисе, әбиләре, апа-абыйлары бар.
Гаиләдә ир балалар өчен бүлмә аерым, анда барлык кирәк-ярак урнаштырылган. Алмаз кул эшенә оста, Руслан - бик хәрәкәтчән, үтә актив бала.
- Балалар миңа бар да бертигез якын. Оныклар исә балдан татлы, - ди Йолдыз.
Ял көннәрендә Красовскийлар яшәгән йорт шау-гөр килеп тора. Абый-апалары төп йортка кайткан саен энеләренә бүләк-күчтәнәч алып кайта. Энеләре аларның кайтканын түземсезләнеп көтеп алалар. Менә кайда ул бәхет, кайда куаныч!
Йолдыз - алты бала анасы, дүрт оныкка яраткан әби, тырыш, уңган, ышанычлы тормыш иптәше дә. Шундый хатын-кызлар күбрәк булсын иде.

Фотолар гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: