Зәй офыклары

"Минем әнием" флешмобында - Зоя Петрова

Зәйдән Зоя Николаевна Петрова турында кызы Инна Чупахина сөйли.

«Әни» диеп язып куйдым

 Яңа яуган ак карга.

 Таптамагыз, һич ярамый

 «Әни» сүзен таптарга.

 Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы.

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик  кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әннә" сүзе белән ачылган.  Әнием минем бик сабыр, тыйнак кеше. Әниемнең исеме Зоя Николаевна Петрова. Ул тәрбияче булып эшләде. Мин дә, аның кебек тәрбияче һөнәрен сайладым.

Фотолар гаилә архивыннан.     

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: