Зәй офыклары

“Минем әнием” флешмобында - Зәйтүнә Хөсәенова

Зәйтүнә Динмөхәммәт кызы Хөсәенова - Зәй районы Кадер авылы кызы.

Зәйтүнә Хөсәенова турында балалары сөйли:

Безнең кадерле әниебез, яраткан әбиебез Зәйтүнә Динмөхәммәт кызы Хөсәенова - Кадер авылы кызы.  Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогика институтына укырга керә. Уку йортын уңышлы  тәмамлап, Кадер авылына укытучы булып эшкә кайта. Күпмедер вакыттан соң әткәебез Илдус Зәки улы белән таныша. Һәм бергә гаилә корып җибәрәләр. Икесе дә бар тырышлыкларын  балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлыйлар.

Әти-әниебезнең гаилә корып яшәүләренә  50 ел булды. Шушы еллар дәвамында тормышның бар сынауларын үтеп, шатлык-борчуларны уртаклашып яшиләр алар.

Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Безнең кадерле әниебезне Аналар көне белән котлап, әтиебез белән пар канатлар булып, озак еллар тигез яшәргә, хәерле гомер кичерегә язсын дип телибез.  Барлык яхшылыкларың өчен рәхмәт сиңа! 

Фотолар гаилә архивыннан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: