Зәй офыклары

Мирный бистәсе балалары Россия Конституциясе көне уңаеннан рәсемнәр конкурсында катнашты

12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне илебездә бик мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Конституциянең 28 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Мирный бистәсе мәдәният йортында "Конституция – Закон, без барыбыз да аның буенча яшибез!” дип аталган рәсемнәр конкурсы узды.

“Әлеге чара  балаларда гражданлык җаваплылыгын формалаштыру, Конституциянең һәм Россия Федерациясе дәүләт символларының әһәмиятен аңлату максатыннан оештырылды”, -ди мәдәният йорты директоры Мария Гарәпшина.

Бәйгедә Мирный бистәсе балалары катнашты. Кемдер рәсемен өйдә ясап килсә, кайберләре “Оста куллар”  түгәрәгендә әзерләнде. Эшләр төрле форматта һәм төрле материаллар ярдәмендә башкарылды. Конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: