Зәй офыклары

Мирный бистәсе мәдәният йортында Цифрлаштыру елы уңаеннан квест оештырылды

2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Зәйдә күптөрле чаралар оештырыла. Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен “Гаҗәеп цифрлаштыру дөньясы” дигән квест үткәрделәр.

Бүген бөтен дөньяны яулап алган цифрлы тормыш халыкны күп кенә мәшәкатьләрдән арындырырга ярдәм итә. Күпләр өеннән чыкмыйча гына төрле түләүләрен башкара, кирәкле документларын ясата, ерак чит илләрдәге туганнары һәм якыннары белән аралаша, табибларга һәм башка хезмәт күрсәтүче оешмаларга чиратка языла. Республикада “Цифрлы икътисад” илкүләм программасының биш проекты гамәлгә ашырыла.

Үсеп килүче буынның тормышны гаджетсыз күз алдына да китерә алмавы берәүгә дә сер түгел.  Цифрлы технологияләр балаларга проектлауны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, онлайн белем алу мөмкинлеген, белем бирүнең сыйфатын арттыра.

“Чара барышында смартфоннар һәм «Алиса»ның иң популяр кушымталарын кулланып, балалар квест биремнәрен (смс-биремнәр, QR-кодлар, фотобиремнәр) үтәргә кереште. Мәдәният йорты кабинетларында  биремнәр язылган карточкалар яшеренгән иде. Балалар зур кызыксыну белән квест биремнәрен үттеләр һәм төп сорауга җавап таптылар.  Биремнең төп чишелеше мәдәният йорты музеенда булды, анда цифрлы технологияләр барлыкка килү һәм үсеш юлын күрсәтүче экспонатлар коллекциясе тупланган иде”, - ди мәдәният йорты директоры Мария Гарәпшина.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: