Зәй офыклары

Мирный мәдәният йортында музыка коралларында уйнарга өйрәтә башладылар

Беренче дәрестә гитара, балалайка, баянда уйнау алымнарына өйрәттеләр.

14 сентябрьдә шәһәр мәдәният йортында  Музыка һәркем өченпроекты кысаларында музыкаль инструментларда уйнауга өйрәтү буенча мастер-класс үткәрелде.

Шәһәр мәдәният йортының «Музыка барыбыз өчен дә» музыкаль проекты үз эшчәнлеген сентябрьдә башлап җибәрде. Проект катнашучыларның музыкаль грамота, ритм, ишетү, музыкаль иҗат нигезләре белән кызыксынуларын үстерүгә юнәлдерелгән.

- Әгәр сез яки балагыз күптән музыка һәм иҗат дөньясына чумарга хыялланган булсагыз, музыка уен кораллары белән кызыксынсагыз һәм аларда уйнарга өйрәнергә теләсәгез безнең иҗат командасына шәхси дәресләргә рәхим итегез, - дип чакыра Мирный мәдәният йорты җитәкчесе Мария Гәрапшина.

Беренче дәрестә шәһәр мәдәният йортының инструменталь һәм вокал түгәрәкләре җитәкчеләре Александр Селиверстов һәм Радик Әхмәтшин гитара, балалайка, баянда уйнау алымнарына өйрәттеләр.

Мастер-класста катнашучылар музыкаль дәрестән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, алар үзләренең күптәнге хыялларын тормышка ашыра башлауларын әйттеләр.

 

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: