Мирный мәдәният йортында "Онытылган җырлар" фольклор программасы оештырылды.
13 гыйнварда Зәйнең Мирный мәдәният йортында биредә эшләп килүче төрле клублар әгъзалары өчен "Онытылган җырлар" фольклор бәйрәме узды.
- Чараның максаты - традицион халык бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерү, мәдәни мираска ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, - ди Мирный мәдәният йорты директоры Мария Гәрапшина.
Җырларда халыкның җаны, холкы, кәефе, хисләре генә түгел, тормышта булган горурланырлык вакыйгалар да чагылган. Һәм бу халык җырларына гына түгел, ә автор, шагыйрьләр һәм композиторларның – үз әсәрләрендә халык характерындагы тарихи тамырларын саклап калган замандашларыбызның җырларына да кагыла.
Чарада катнашучылар борынгы бабаларының ничек яшәве, буш вакытларын ничек уздырулары, бәйрәмнәрдә нинди җырлар җырлавы, шаярулары турында хатирәләре белән уртаклаштылар.
- Мирный мәдәният йортында төрле коллективлар тарафыннан фольклор бәйрәмнәр буенча бай материал тупланган һәм системалаштырылган. Мәсәлән, "Ивушка" шәһәр мәдәният йорты ансамбле үз чыгышларында халык музыка уен коралларын куллана, - ди Мария Гәрапшина.
Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз