Зәй офыклары

Нәсел шәҗәрәсе туганлык көчен ныгыта

Бүген - Халыкара гаилә көне.

Югары Пәнәче авылының Вәлиәхмәтовлар нәсел тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташа. 320 еллык тарихы булган нәсел шәҗәрәсен Әхәт абый Вәлиәхмәтов төзеп калдырган.

Нәсел Бәшәр исемле кешедән башлана. Авылга нигез салучы да Бәшәр була. Ул гаиләсе белән Тимерсу елгасы буена килеп, тормыш итә башлый.


320 ел буена нәсел дәвам итә. Нәселләрендә күренекле кешеләр, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре дә бар. Шәҗәрәне Әхәт абыйның зур улы Илдус абый, тормыш иптәше Хәмденур апа белән күз карасыдай саклый.


-Мин Вәлиәхмәтовлар нигезенә 49 ел элек Югары Шепкә авылыннан килен булып төштем. Бу гаилә мине бик яхшы каршылады, без бик тату яшәдек. Әтиебез Әхәт авылдашлар арасында дәрәҗәле, белемгә омтылучан кеше иде. Ул үзенең тормыш юлын дәфтәргә язып калдырды, шулай ук шушы зур шәҗәрә тормыш агачын да төзеп калдырды. Нәселебездә бик танылган кешеләребез бар, нәселебезнең һәр кешесе тормыш итим дип тырышып яши, балаларыбыз, оныкларыбыз да тырышлар. Шулай ук нәселебездә илебез азатлыгы өчен көрәшеп сугыш кырларында ятып калганнары да, сугыштан исән кайтканнары, тыл хезмәтчәннәре дә бар. Шушы шәҗәрәне калдырган әтиебезгә бик зур рәхмәт. Без аны горурланып искә алабыз, - ди килене Хәмденур апа.
Зур хәзинәгә тиң шәҗәрә!

Фотолар Югары Пәнәче мәдәният йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: