Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Нуриман Әхәтов: Кәрҗин үрә башлагач күңелемдә тынычлык таптым

Күз явын алырлык кәрҗиннәрне тырышып эшләгәндә 2-3 сәгать эчендә үрергә мөмкин икән. Аксар авылында яшәүче Нуриман абый Әхәтовның шундый осталыгы турында хәтта күрше районнарда да яхшы беләләр. Кәрҗиннәр бернинди клей, станок кулланмыйча, каты тасмалардан, тулысынча кул хезмәте белән башкарыла. Кәрҗин үрү өчен материал махсус төргәкләргә җыелган. Аларны көнкүреш кирәк-яраклары һәм мебель кибетләрендә табырга мөмкин.

   -Түбән Кама шәһәренә баргач,  шундый ук тасмалардан үрелгән кәрҗин сатып алдым. Ул бер генә төстә эшләнгән иде, миңа ошамый башлады. Өйгә кайткач сүтеп, үземчә яңадан үреп карадым.  Мавыгып китеп, яңа кәрҗин барлыкка килгәнен үзем дә сизми калдым,- ди Нуриман абый.

Беренче ясаган кәрҗиннәрен туганнарына бүләк итеп биргән, алардан күреп, эшен ошатучылар табылган, шулай көннән-көн сораучылар да арткан. Араларында алдан нинди форма кирәк икәнен әйтүчеләр дә бар икән.

 -Соңгы арада кием-салым, бала уенчыклары тутырып кую өчен тагын да зуррак кәрҗиннәргә дә өстенлек бирә башладылар,- ди оста.

Нуриман абыйның  кул эше сандыгы кәрҗиннәр белән генә чикләнми. Аның ваза, дипломат формасында хатын-кыз сумкасы, оныкларга дип эшләпә дә үргәне булган.    Менә шулай гади генә кызыксынудан башланган эш  Нуриман абый өчен мавыктыргыч  шөгыльгә әйләнгән.

    Нуриман абыйның хезмәт юлы авыл хуҗалыгы өлкәсендә уза. Гомер буе механизатор булып эшли.  Хәзер исә лаеклы ялда. Буш вакытлары артканнан соң, яраткан шөгылен кулына ешрак ала.

    Нуриман абый яраткан кул эше белән ике елдан артык шөгыльләнә.

- 100дән артык кәрҗин үрелгәндер инде, ясаган берсен алып торалар, үземдә берничәсе генә калды,  - ди ул.

 Күңел җылысы белән үрелгән кәрҗиннәрне Мәскәү, Башкортстан  төбәкләренә кадәр алып китәләр икән.
     Нуриман Әхәтов тумышы белән Минзәлә районы Бикбул авылыннан. 30 елга якын гаиләсе белән   Чаллы шәһәрендә яши. Тормыш иптәше Рузалия ханым белән ике ул үстерәләр. Лаеклы ялга чыккач, Аксарга кайтып йорт салалар. Нуриман абый, гомумән, тик утырырга яратмый. Шуңа да иске тәрәзәләрне заманча пластикка алыштыру эшенә керешә. Ләкин тормыш гел шатлыклардан гына тормый икән шул. 4 ел элек чөкердәшеп яшәгән җирдән тормыш иптәшен югалта.

-Яман шеш безнең алда көчлерәк булып чыкты. Ләкин ир-ат булгач, никадәр авыр булуына карамастан, сынып төшергә дә ярамый. Намазга бастым, мәчеткә йөри башладым.  Ә кәрҗин үрә башлагач үземдә чын-чынлап тынычлык таптым”, - ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев