Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Олы көн уңаеннан зәйлеләрдә сораштыру үткәрдек

Бүгенге көндә Олы көн бәйрәме ничек үтә икән?

2 майда православие динен тотучылар Пасха (Олы көн) бәйрәмен билгеләп үтелә. 

Керәшеннәрнең барлыгы 17 бәйрәме булса, шуның 13е зурлап үткәрелә. Олы көн - әлеге бәйрәмнәрнең иң зурысы. Ул Иисус Христосның яңадан терелү, җиргә яңадан килү бәйрәме буларак уздырыла. Гадәттә Олы көн айның ничек тулуына бәйле рәвештә, 4 апрель белән 8 май арасындагы көннәргә туры килә. Бүгенге көндә Олы көн бәйрәме ничек үтә икән?
Мария Утяганова:
-Гомер узган саен, күңелдә әлеге бәйрәм белән бәйле истәлекләр яңара. Балачак хатирәләре ул беркайчан да онытылмый, күңелдән җуелмый икән. Олы көндә бала-чага өй саен кереп, йомырка җыя. Элек өйгә иң беренче кергән баланы бусагага яки каз оясына утыртып “черләткәннәр”. “Чер-чер” килеп каз бәбкәләрегез, чебиләрегез күп булсын, дип теләкләр әйткәннәр. Бу йолалар инде хәзер башкарылмый. Әмма хәзер дә Пасха бәйрәменә ныклап әзерләнәбез. Өй юыла, ихаталар чистартыла. Бу көнне иртүк балалар күкәй җыярга чыга. Өйдән чыкканда әби-бабалары туганнарга керергә кирәклеген әйтеп чыгарлар. Бу йолалар балалар нәсел-нәсәбен белеп үссен өчен, туганлык хисләре нык булсын өчен үткәрелә. Бу көнне туганнар бер-берсенә кунакка килә. Озак күренми торган туганнар да менә шул көнне килеп төшәргә мөмкин. Мул итеп табын әзерлибез. Буялган йомырка иң зур сыйлардан санала. Олы көн барчабызга тынычлык, бәхет һәм иминлек алып килсен.
Валентина Макарова:
-Олы көнне барыбыз да - олысы да, кечесе дә көтеп ала. Православие календаренда Олы көн уразасы тоту вакыты иң изге, матур, якты чор санала. Пасха алдыннан ураза тотып, рухи яктан чистарындык. Без Олы көнгә каршы төндә чиркәүгә барып, келәүдә булабыз. Аннан бәйрәм атнасы буе туганнар, күршеләр бер-беребезгә күкәй ашарга кунакка йөрибез. Хәтта иң авыр заманнарда да бәйрәмгә олы хөрмәт күрсәтеп, булган ризыкларын табынга куеп, бер-берсен сөендерергә тырышканнар бит.
Иван Романов:
-Олы көнгә каршы төнне берәү дә йокламаска тиеш, чөнки бу төнне бәхет өләшәләр, ә йокласаң, өлешсез каласың, дип сөйләнелә. Ел саен туган авылыма Пасха бәйрәменә кайтабыз. Чаллыда Олы көн уңаеннан төрле бәйрәмнәр оештырыла. Аларда катнашып киләм.
Михаил Петров:
-Кечкенә чакта бу бәйрәмдә иртә белән безне сәгать 5ләрдә уяталар иде. Кызылга буялган йомырга ашап, бәйрәм куличы белән чәй эчеп, күкәй җыярга чыгып китә идек. Һәр йорт бусагасын атлап кергәндә: «Христос терелеп торган», - дия идек. Безгә каршы җавап итеп, «Чынлап терелеп торган» - диләр. Авылның бер башыннан икенче башына төшеп житкәнче сәгать 9-10 була, пакет, сумкаларыбыз тула иде. Өйгә кайтып тамак ялгап, соңрак болынга күкәй тәгәрәтергә китә идек. Хәзер дә балалар шәһәрдә дә, авылларда да күкәй җыярга чыга. Бәйрәме шул бит аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев