Зәй офыклары

Руслан Хөснетдинов: “Зәй офыклары”н бер хәрефен дә төшереп калдырмый укыйм

Бүген - Татарстан матбугате көне. Бәйрәм уңаеннан “Татарстан - Яңа Гасыр” каналында эшләп чарланган, бүгенге көндә “Ирек мәйданы” газетасында хезмәт куючы хезмәттәшебез Руслан Хөснетдинов турында сөйлибез.

"Зәй офыклары " газетасында күренекле якташлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы язмабыз Татарстан матбугате көне уңаеннан “Татарстан - Яңа Гасыр” каналында эшләп чарланган, бүгенге көндә “Ирек мәйданы” газетасында хезмәт куючы хезмәттәшебез Руслан Хөснетдинов турында. Аның белән оештырган әңгәмәбез сезгә дә кызыклы булыр, шәт.

- Руслан, тумышың белән районыбызның кайсы авылыннан син?

- Мин - Аксар авылы егете. Әтием Ирек белгечлеге буенча - зоотехник, әнием Нурфия башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Мөгаллимә әнием гомергә өй тутырып газета-журнал алдырды. Авылның иң күп басмасына язылучы да ул булды. Башлангыч сыйныфта укыганда ук вакытлы матбугат белән үзем дә кызыксына башладым.

- Руслан, әйт әле, сине каләм тибрәтергә нәрсә этәрде?

- Аеруча “Зәй офыклары” газетасын  яратам, беренче биттән ахыргы җөмләсенә кадәр бер хәрефен дә төшереп калдырмый укый идем. Николай Шамионов, Рәзимә Кашапова кебек авторларның язмаларын аеруча көтеп алуым истә калган. Өченче сыйныфта укыганда авылда булган яңалыкларны мин дә район газетасына язып җибәрә башладым. Күп еллар хезмәтенә тугъры калып эшләүче хат ташучы Флүрә Гыйниятова, ипи пешерү цехы, хоккей корты ачылу боларның һәммәсен дә редакциягә юлладым. Әлеге язмалар “Зәй офыклары”нда дөнья күрә иде. Әкренләп “Татарстан яшьләре”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “Безнең гәҗит” кебек республика күләмендә басылучы газеталар белән хезмәттәшлек итә башладым. IX сыйныфта укыганда мине актив хәбәрче буларак “Ялкын” журналының  80 еллык юбилена чакырдылар. Бәйрәмне алып баручы Зөлфәт Зиннуровның осталыгына, тел байлыгына сокланып кайткан идем. Өч көн Казан белән якыннан танышу, истәлекле урыннары гомерлеккә сихерләде. Мәктәпне тәмамлагач,  Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты, журналистика факультетында белем алдым. Ай саен безнең белем йортында “Раушан” дип аталучы стена газетасы басылып килде. Укытучылар, алдынгы студентлар белән интервьюларны беренче һәм соңгы көнгә кадәр мин эшләп килдем. “Мизгел” яшьләр театры белән Галиаскәр Камал театры сәхнәсендә спектакльләрдә дә катнашканым булды. Казанда нәшер ителүче “Юлдаш” газетасында журналист һөнәренә вакансия барлыгын ишетеп эшкә урнаштым. Беренче командировка, беренче бәхәсле язмалар, салкын кунакханәләрдә төн куну. Әмма бу тәҗрибә туплау өчен менә дигән чыныгу иде. Ике ел “Юлдаш” газетасында хезмәт куйганнан соң,  “Татарстан-Яңа Гасыр” каналында “Татарстан Хәбәрләре” тапшыруында корреспондент булып ун елга якын эшләдем.

- Журналист һөнәре - тынгысыз, шул ук вакытта кызыклы хезмәтләрнең берсе, төрле кешеләр белән очрашасың, вакыйгалар камалышында буласың...

 - Әйе, Татарстанның барлык районнарын йөреп чыктык. Россия төбәкләреннән Санкт-Петербург, Карелия, Калининград, Мордовия, Тольяттида шактый булырга туры килде. Анда табигатьнең матурлыгын күреп хозурланырга да, эшләргә дә өлгердек. Иң кызыгы шул, Калининградка баргач Иске Зәй кешеләрен эзләп таптым. Алар бу якка күптән  күченеп килгән. Телевидениедә эшләү дәверендә шуны аңладым: министрдан интервью аласыңмы, гади халыктанмы барысы өчен дә бертөсле ачык булырга кирәк. Кешеләрне һич кенә дә сортларга аерырырга ярамый. “Яңа Гасыр” каналы минем өчен чын тәҗрибә мәктәбе булды. Тиз һәм өлгер булырга без нәкъ шуннан өйрәндек. Хәзерге көндә исә Татарстанның иң күп тиражлы “Ирек Мәйданы” газетасында журналист булып эшлим. Үз эшемне, һөнәремне яратам.

- Руслан, якташлар белән элемтәң ничек?

- Зәй районыннан чыккан шәхесләрне хөрмәт итәм, алар белән ихластан горурланам. Казан урамнарында күп тапкырлар якташларым  Фаяз Хуҗин, Наил Дунаев, Хатыйп Миңнегуловларны очратып озаклап сөйләшеп торган булды. 26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көнендә шигърият бәйрәмен бер тапкыр да калдырганым юк. Ел саен үзе исән чагында күренекле драматург Туфан Миңнуллин белән фотосурәткә төшә идем. Берсендә бәйрәмгә килгән  олпат шәхесебезне күрмәгәнем. Ул үзе килде дә, үскән,  быел фотога төшмисеңме әллә?-дип сорады. Соңгы тапкыр күрешүебез шул булган икән. Туфан абый кесәсеннән кечкенә китапларына кул тамгалар куеп, аны шигырь яратучыларга бүләк итә иде. Гади дә, халыкчан да булды ул! Күп еллык аралашуны хәзер генә уйлап йөрим,  ул минем Кама Тамагы районы кияве булып Туфан абыйның туган якларына еш кайтып йөрүемне сизенде микән әллә?! Берсендә якташым Рабит Батулла белән шәһәр үзәгендә очраштым. Ул үзенә кунакка чакырды. Баксаң, Рабит абый Казанга Финляндиядән генә кайтып төшүе икән. Күренекле якташым мине фин мае белән сыйлады, Аксар авылыннан килгән чигүле мендәр тышларын күрсәтте. Андый җылы очрашулар шактый булды. Һәммәсен дә санап утыруның кирәген тапмыйм.

- Гаилә хәлең белән дә таныштырып узсаң иде...

- Тормыш иптәшем Таңсылу - Кама Тамагы райоыннан, белгечлеге буенча - ветеринар. Аның белән ике ул үстерәбез. Камилгә,  Алла боерса,  7  октябрьдә - 5, Риязга 15 октябрьдә 2 яшь тула. Иртән һәм кич балаларыбыз миһербанлы, җәмгыятькә кирәкле шәхесләр булып үссәләр ярар иде дип телим.

- Синең өчен туган җир төшенчәсе нәрсә? Зәйгә еш кайтасыңмы?

- Кая гына барсам да үземнең Зәйнеке, Аксарныкы булуым белән горурланам. Зәйне шикәр заводы, ГРЭСы белән күпләр яхшы белә. Илһамны да авылга кайтып алып киләм. Әниемнең тәмле бәлешләре, мәтрүшкәле чәйләре, әти яккан мунча һәрчак яңа көч бирә. Казанда төпләнеп калуыма мин һәрчак әти-әниемә, мәктәптә укыткан остазларыма рәхмәтлемен.

Зәйнең 370 еллыгы белән чын күңелдән барлык якташларымны да котлыйм! Зәебез өчен шатланып, шәһәр урамнарын һәрчак чиста тотсак иде. Җитәкчеләр алга таба да халык белән тыгыз аралашып,  чишәсе мәсьәләләрне җайлы гына хәл итәргә язсын! Барлык өлкәләрдә дә гүзәл Зәебез уңай күрсәткечләргә ирешсен дип телим.

-Руслан, һөнәри бәйрәмебез белән Сезне. Иҗат мәйданында  уңышлар-казанышлар, кызыклы сәфәрләр Сезгә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: