Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

“Салават күпере”ндә – Карга боткасы бәйрәме узды

Зәйнең “Салават күпере” балалар бакчасында язгы бәйрәм уңаеннан тәмле “карга боткасы” белән сыйландылар.

Халкыбызның гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшырып бару - безнең бурычыбыз. Шул максаттан, шәһәр һәм район бакчаларында ел саен төрле-төрле бәйрәмнәр уза. Шуларның берсе, истә кала торганы - “Карга боткасы” бәйрәме. Шундый фольклор бәйрәме “Салават күпере” бакчасында үтте.

Алдагы көнне балалар, тәрбиячеләр белән төркемнәргә кереп, ботка өчен ризыклар җыеп чыкканнар, “хуҗаларга” матур теләкләр теләп  бәйрәмгә чакырып йөргәннәр.

Икенче көнне, залга җыелып, зурлар ботка пешергән арада, балалар күңел ачтылар: биеделәр, җырладылар, төрле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

- Бәйрәмебезне әкият геройлары - Шүрәле һәм Кара каргалар тагын да җанландырып җибәрделәр, -дип уртаклаша өлкән тәрбияче Татьяна Мазанкина.

Бәйрәм ахырында, балалар бергәләшеп тәмле “карга боткасы" ашадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев