“Салават күпере” балалар бакчасында Сөмбелә бәйрәме үткәрелде
Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән.
Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Без дә бакчабызда халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсен – “Сөмбелә” бәйрәмен үткәрдек. Чарада төрле геройлар катнашты, ә төп персонаж, әлбәттә, сөйкемле Сөмбелә иде. Бәйрәмебез җыр-биюгә, шигырьләргә, уеннарга бай булды. Сөмбелә дә балаларга бүләкләр бирде. Бәйрәмне оештырырга булышкан тәрбиячеләргә, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Венера Алексеева, ана теле тәрбиячесе.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев