Зәй офыклары

Суык-Чишмәдән Салиха Гыйльманованы юбилее белән котладылар

Зәй районында өлкән яшьтәге юбилярларны тәбрикләү дәвам итә.

Бүген  - 1 июльдә Зәй районы Суык-Чишмә авылында гомер кичерүче Салиха Тимербай кызы Гыйльманова үзенең 90 яшьлек юбилеен  билгеләп үтте.

Юбилярны Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы  Илфат Гадершин һәм район мәдәният йорты автоклуб хезмәткәрләре котлады.

Салиха апа озак еллар колхозда төрле эшләрдә эшләгән, соңыннан авыл медпунктында җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. 9 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә 17 оныгы һәм 19 оныкчыгына яраткан әби ул.

Салиха апа әле буген дә хәрәкәттә - бәй бәйли, урманга гөмбәгә йөри. Җиләк җыярга ярата.

Фотолар мәдәният идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: