Зәй офыклары

Суык-Чишмәне аның өлкәннәре бизи

Зәй районы Суык-Чишмә авылында туып-үсеп, бүгенге көндә туган нигезендә гомер кичерүче Гыйзденур Габидуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Зәйдә сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда илне торгызуда тырыш хезмәт куйган өлкән яшьтәге әби-агалар шактый. Чыбыклы җирлегенә караган авылларда да бар андый тыл ветераннары. Шуларың берсе - Суык-Чишмәдә туып-үсеп, бүгенге көндә туган нигезендә гомер кичерүче Гыйзденур Габидуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Ветеранны матур юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов исеменнән Чыбыклы җирлеге башлыгы Илфат Гадершин котлап, бүләкләр тапшырды. Ветеранны авылдашлары, мәдәният йорты һәм автоклуб хезмәткәрләре дә тәбрикләде.
Гыйзденур әбигә авырлык, кайгы-хәсрәтне күп күрергә туры килә. Кыз кечкенә чакта алар гаиләсен сәяси золым еллары да читләп узмый. Юк кына гаебе аркасында, әнисе Себергә сөрелә. Аяныч, ана туган ягына кире әйләнеп кайта алмый, сабыйларын ятимлектә калдырып, салкын Себер урманнарында мәңгелеккә ятып кала. Авыр еллар... Ятим калган сабыйлар авырлык-кыенлык белән үсә.

 

Өстәвенә, Гыйзденурның балачагы, яшүсмер елларын сугыш урлый. Гыйзденур үзе кебек үк ятим егет Зәкиулла Габидуллинга тормышка чыга. Гаиләдә берсеннән-берсе уңган өч ул һәм бер кыз үсә.

Зәкиулла абый гомере буе умартачылык белән шөгыльләнә. Гыйзденур апа аның бу эшендә уң кулы була. Зәкиулла абый лаеклы ялга чыккач, Суык-Чишмә авылы имам хатибы була. Шамил Сәлахов җитәкчелегендә авыл мәчетен, соңрак зират өен җиткерү эшен башлап йөри.


-Хәзер алар башкарган игелекле эш-гамәлләр, Зәкиулла абый һәм Шамил Салихович истәлеге булып, авыл халкына хезмәт итә, – ди Саимә Җиһаншина.


Шатлык белән кайгы янәшә йөри. Гыйзденур әби моннан тугыз ел элек ирен, биш ел элек исә улы Газинурын соңгы юлга озата. Күркәм сабырлык белән кайгыны җиңә ул. Хәзер исә ул - умартачы улы Зиннурның төп таянычы, киңәшчесе. Улы белән тату гомер итәләр.


Габидуллинарның уллары Заһит һәм Газинур Казан шәһәрендә зур урыннарда эшләгән. Кызлары Зәйдә гомер буе сәүдә өлкәсендә хезмәт куйды. Хәзер алар барысы да лаеклы ялда.


- Гыйзденур әби әле дә хөр фикерле, аңа ул яшьне һич бирерлек түгел, - ди Саимә Җиһаншина. 

Фотолар Чыбыклы авыл җирлегеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: