Зәй офыклары

Сәвәләйлеләр боламык белән сыйладылар

Сәвәләй авылында Тройсынның икенче атнасыннан соң Боламык бәйрәмен билгеләп үтү традициягә керде.

Боламык йоласы мәҗүсилектән килә. Элек халык җир, су, күк аллаларына ышанган. Аларга табынганнар, мәдхия укыганнар. Хәзер инде заманалар үзгәреп, кешелек дөньясы башкача яши. Ләкин шулай да элекке йолалар онытылмый. Алар буыннан-буынга күчеп,  авыл тарихын барлап яши бирәләр.
“Ике казанда - ботка, бер казанда йомырка тәбәсе пешердек. Алар белән бәйрәмгә җыелган бар халыкны сыйладык. Авыл халкының бердәм булуы, балаларның гореф-гадәтләр белән кызыксынуы, йолаларның онытылмавы Сәвәләебезгә тагын да ямь  өсти”, -ди мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: