Зәй офыклары

Сәвәләйлеләр Покрау бәйрәме йолаларын балалар белән бергә сәхнәләштерделәр

Сәвәләй мәдәният йортында “Әйлән-бәйлән” район фестивале кысаларында Покрау бәйрәмен күрсәттеләр .

Әлбәттә, бүген коронавирус таралу вазгыяте белән бәйле рәвештә чарада куркынычсызлык чаралары күрелде - аңа тамашачылар чакырылмады. Ә бит милли бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребезне сәхнәгә чыгару, аларда балалар да катнашу  яшь буынны аларны белеп үсүгә, мәдәниятебезнең югалмавына китерә. 

Чарада Покрау бәйрәме тарихы, йолалары турында сөйләделәр. Чыннан да, Покрау – бүген дә иң олы бәйрәмнәрнең берсе: кешеләр Җир-Ананы хөрмәтләп, биргән уңышларына рәхмәт укыганнар, пироглар пешергәннәр, келәү иткәннәр. Бу вакытта туйлар чоры да башланган. Питрауда кыз күзлиләр, Покрауда туй үткәрәләр, дигәннәр.

Бәйрәм шулай җырлар-биюләр, матур сүзләр белән үрелеп барды. Чараны оештыручылар гореф-гадәтләрне саклап калу әһәмиятен  ассызыкладылар.

“Йолалар һәм гореф-гадәтләр һәр милләтнең байлыгы, бизәге булып тора, буыннарны бер-берсенә бәйли, тарихны оныттырмый, – ди мәдәняит йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Бәйрәмдә  яшь кызларга покрау пирогы ясау серләре белән дә бүлештеләр.

Фотолар Сәвәләй мәдәният йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: