Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Түбән Лоҗыда балалар Сабантуе узды

30 июльдә Түбән Лоҗы авылында балалар Сабантуе оештырылды.

Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз булмый инде ул! Миләүшә Шәрипова уеннар башлануын игълан итүгә, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды.
“Кемдер йомырка салынган кашыкны авызына кабып йөгерде, кайберләре аркан тартышырга һәм чүлмәк ватарга алынды. Кыскасы, барысы да уен уйнап, аннан алган бүләккә шатланды”, -ди мәдәният хезмәткәрләре.
Бәйрәм ел саен эчтәлеклерәк итеп оештырыла. Моннан тыш, милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең сакланып калуын, милли бәйрәмнәребез турында балалар белеп үсү максатын да үз эченә ала әлеге бәйрәм. Уен-көлке, җыр-биюдән тыш, балалар өчен төрле күңел ачулар да оештырылды.
Бәйрәмдә өлкән апа-әбиләр дә катнашты.
“Өстәл көйләп, әни-әбиләр алып килгән тәм-томнар белән башта әбиләрне сыйладык, аннан балалар сыйланды. Күрше авыллардан да килүчеләр күп иде”, -ди мәдәният хезмәткәрләре.
Түбән Лоҗыда җәйнең бер көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев