Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

“Теремкәй” балалары Тукай әкиятләрен барлады

Зәйнең “Теремкәй” бакчасында “Тукай - безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Теремкәй” балалар бакчасында шагыйрьнең иҗатын тагын бер мәртәбә барлау максатында  “Тукай - безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән бәйрәм узды.

Татар теле тәрбиячесе Илсөяр Сабирҗан кызы Шәяхмәтова экрандагы слайдлар аша бөек шагыйрьнең ижаты, тормыш юлы турында сөйләде.

- Балаларга әхлакый, эстетик, милли тәрбия бирүдә без Тукай иҗатына мөрәҗәгать итәбез. Аның әсәрләре аша балалар дус-тату булырга, яманны яхшыдан аерырга, укуны, белем алуны яратырга өйрәнә, - ди Илсөяр Сабирҗановна.

Балалар тәрбиячеләр белән бергә “Бала белән күбәләк", " Кызыклы шәкерт", “Гали белән кәҗә", "Су анасы"  әкиятләрен сәхнәләштерде. Яратып уйный торган "Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнадылар. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев