Зәй офыклары

“Теремкәй”дә Туган тел бәйрәме узды

Туган тел атналыгы кысаларында Зәйнең “Теремкәй” балалар бакчасында "Халык уеннары кичәсе” исеме астында бәйрәм оештырылды.

Туган тел атналыгы кысаларында “Теремкәй” балалар бакчасында  “Халык уеннары кичәсе” исеме астында чара булып узды.

- Халык уеннары мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә  зур роль уйный. Алар иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, балаларның активлыгын стимуллаштыру ысулы булып тора, - ди бакча мөдире Рәзинә Борһанова мондый бәйрәмнәрнең тәрбияви әһәмияте турында.

Балалар Идел буе халыкларының  "Утыр, утыр Мәликә", "Алтын капкалар", "Чума үрдәк, чума каз", "Кая минем кашыгым", "Раю-раю" уеннарын балалар бик теләп уйнадылар.

- Әби-бабайлардан калган йолаларны онытмас өчен,  киләчәк буынга патриотик  тәрбия бирү максатыннан  мондый чараларны без һәрдаим уткәреп торабыз, - диде татар теле тәрбиячесе Илсөяр Шәяхмәтова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: