Зәй офыклары

Туган як тарихын өйрәнү музеенда үзенчәлекле дәрес узды

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең VII сыйныф укучылары катнашында «Бөек илнең лаеклы варислары» дип аталган тарих дәресе узды.

Ул Александр Невский тууга 800 ел һәм Туган як елына багышлап оештырылды. Укучылар ике командага бүленеп, интеллектуаль бәйгеләрдә ярыштылар. Бәйге барышында балалар Александр Невский турында шактый мәгълүмат алдылар, Зәйдә күренекле якташлар исемнәре белән аталган урам исемнәрен искә төшерделәр, Сөббух Рәфыйков әсәрләре буенча ребуслар чиштеләр.

Фотолар музейдан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: