Зәй офыклары

“Тылсымлы әкият”тә Муса Җәлилгә багышланган кичә узды

Зәйнең “Тылсымлы әкият” бакчасында “Җыры белән җиңде дошманны” дигән Муса Җәлилгә багышланган кичә үткәрелде.

“Тылсымлы әкият“ балалар бакчасында туган тел атналыгы кысаларында тәрбиячеләр балалар белән берлектә “Җыры белән җиңде дошманны”  дигән әдәби кичә үткәрде.  Аның максаты - батыр шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен, җырларын үсеп килүче буынга җиткерү.  

Бу матур эчтәлекле кичә Сәидә Мөхәммәтҗанова башкаруында “Җырларым “ җырын тыңлау белән башланып китте. Кичәдә балалар шагыйрьнең кечкенә вакыттагы тормышы белән таныштылар. Шигырләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары “Кызыл ромашка” биюен башкардылар.

Тәрбияче Ирина Анатольевна Барсукова Муса Жәлилнең балалар өчен язган шигырьләрен укып, викторина үткәрде. Кечкенә төркем балалары “Карак песи” шигырен сәхнәләштереп уйнап күрсәттеләр.

- Бу кичәдә без шагыйрьнең иҗатындагы тиңсез хәзинәләрне балалар  күңеленә җиткерергә тырыштык, - ди тәрбияче Венера Алексеева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: