Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

“Уймак кыз”да балалар туган тел тәрбиячеләренә әйлән-бәйлән уйнап күрсәттеләр

Бәйрәм педагогларның мәктәпкәчә оешмаларда туган телгә өйрәтү буенча методик берләшмәсе кысаларында узды.

Бүген - 20 апрельдә “Уймак кыз”  балалар бакчасында педагогларның туган телгә өйрәтү буенча методик берләшмәсе кысаларында «Уйныйбыз да ​ җырлыйбыз, бик күңелле яшибез»  дигән чара үткәрелде.

 - Семинарга алдан җитди әзерлек барды. Балалар бакчасында татар теленә өйрәтү - иң катлаулы методик бурычларның берсе. Минем эшемдә иң мөһиме - мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә нәтиҗәле белем бирү технологияләре ярдәмендә ирекле аралашу өчен шартлар тудыру, - диде үз чыгышында туган тел тәрбиячесе Айсылу Әгъләм кызы Ханнанова.

Чараның беренче өлешендә балалар музыкаль  номерлар күрсәттеләр, әйлән-бәйлән җырларын башкардылар. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы килеп чыкты, ә иң мөһиме – һәр бала катнашты һәм татар халык традицияләренә якынайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев