Зәй офыклары

Яшь азальлеләр халыкара бәйгедә уңышлы чыгыш ясый

Бу көннәрдә Санкт-Петербург шәһәрендә балалар һәм яшьләр иҗаты өлкәсендә ел саен оештырылучы халыкара фестивальнең чираттагысы бара.

“ARTIS-2021” дип исемләнгән әлеге бәйгедә Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда Әлфия Вәлиуллина кул астында шөгыльләнүче “Азаль” вокаль-хореография ансамбле дә катнаша. Әлеге иҗат коллективы кече яшьтәге талантлы балаларны үз эченә ала. Алар инде республикабызда дәрәҗәле  “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашып, югары уңышка ирешергә өлгерде. Хәзер коллектив үзен халыкара дәрәҗәдәге бәйгедә сыный. Аларның уңышлары бу юлы да сөендерә. Безнең ансамбль “Сезонның иң яхшы вокаль ансамбле” номинациясендә II дәрәҗә дипломга лаек булды. Ә Әлфия Вәлиуллина “Сезонның вокал буенча иң яхшы педагогы” лауреаты исемен яулады. Аерым башкаручылар арасында “Мирас” ансамбле солисты  Александра Шишмагаева “Сезонның иң яхшы җырчысы”  номинациясендә абсолют җиңү яулап, фестиваль  лауреаты булды.

-Бу юлы халыкара бәйгедә Татарстан данын без һәм Казаннан бер иҗат төркеме генә яклады. Россиянең төрле шәһәрләре, чит илләрдән килгән иҗат коллективлары арасында безнең балалар чыгышы танылган Россия артистларыннан  торган мәртәбәле жюри тарафыннан югары бәяләнде, - дип ассызыклый Әлфия Вәлиуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: