Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Югары Шепкә мәктәбендә аны 1972 елны тәмамлаган якташлар җыелды

29 июльдә Югары Шепкә урта мәктәбенә уку йортын 1972 елны тәмамлап чыккан укучылар җыелды.

Очрашуга һәрбер кеше канатланып, дулкынланып кайткан. Билгеле, 50 ел эчендә бик зур үзгәрешләр күзгә ташлана: иске агач мәктәп урынына яңа 320 урынлы мәктәп калыккан, ләкин анда бүгенге көндә бары тик 40тан артык бала белем ала, ә 1972 елда 630 бала укый иде. Безнең укыткан укытучыларның 2се генә исән-сау, 12 классташыбыз гүр иясе.
Очрашу бик оешкан төстә, алдан төзелгән сценарий буенча барды. Алып баручы (дәрестәге кебек) һәрбер кешене бастырып аңа сүз бирде, ә классташлар сораулар бирделәр. Очрашу җыр-бию белән барды, баянчы да үз классташыбыз иде.
Мәктәп елларындагы җырлар җырланды, биюләр биелде, такмаклар әйтелде.
Әйтеп үтәргә кирәк, ул вакыттагы мәктәп коллективы безгә төпле белем, дөрес тәрбия биргән, туган якка мәхәббәт тәрбияләгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1972 елны мәктәпне тәмамлаучы укучыларның бик күбесе үзләренең алдагы тормышын туган як белән бәйләгән. Чөнки кайчандыр Югары Шепкә мәктәбе, шушы авыл җирлеге, районы мәгариф бүлеге башлыгы булып эшләгән җитәкчеләр - әлеге мәктәпне 1972 елда тәмамлаучылар. Алар нинди һөнәр ияләре булсалар да, зур уңышларга ирешкәннәр, хөрмәтле шәхесләргә әверелгәннәр.

Марсель Хуҗин, 1972 елны Югары Шепкә мәктәбенең X классын тәмамлаучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев