Зәй офыклары

Югарымәлемлеләр Югары Багражда концерт куйды

Район мәдәният хезмәткәрләре күрше авылларга чыгып концертлар куя.

2 апрельдә Югары Баграж  мәдәният йортында Югары Мәлем  үзешчәннәре “Күңелле ял итегез!” дигән исем астында зур концерт программасы күрсәттеләр.

Югарымәлемлеләрнең концертын карарга югарыбагражлылар мәдәният йорты залын тутырып килде. Концерт программасы бай эчтәлекле булып үз эченә республикабызда ике дәүләт телен дә бер дәрәҗәдә белү мөһимлеген, сәламәт яшәүнең зарурлыгын, милләтара дуслык, яшь буынга дөрес тәрбия бирүне алган иде.
Яшь талантлар чыгышлары тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде. Үзләре дә күбәләк кебек җитез “Күбәләк” балалар бию ансамбленең һәр чыгышын югарыбагражлылар алкышлар белән озатып барды. Күп кенә конкурсларда призлы урыннар яулаган Элина Трофимова, Айбулат Хәбриевлар шигырьләрен чын артистларча сәнгатьле итеп сөйләп тамашачыларның күңелләрен яуладылар. Музыкаль чыгышлар Югары Мәлем авылы халкының жырга-моңга никадәр бай булуын күрсәтте. “Җиңгәчәй” вокаль ансамбле, Лилия Сибгатуллина, Людмила Баранова, Гөлнара Хәкимуллиналар триосы, Лилия Сибгатуллина белән Гөлнара Хәкимуллина дуэты, Гөлнара Хәкимуллинаның ялгыз җырлары югарыбагражлыларга татар халкының моңлы, күңелләргә үтеп керә торган җырларын җиткерде, моң дәрьясында йөздерде. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Тамашачылар театрлаштырылган күренешләрне караганда рәхәтләнеп көлде, алкышлады.
Концерт барышында югарымәлемлеләр һәркемнең күпкырлы талантка ия булуын, аны үстерергә генә кирәклеген дәлилләделәр.
Татарстанның атказанган артисты, оста гармунчы, җырчы, режиссер Фикрәт Сибгатуллин чыгышлары моны ассызыклады. Концерт программасын бер җепкә тезеп алып барган үз эшенең остасы, Югары Мәлем мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Хәйруллинага карата тамашачылар күңелендә соклану һәм җылы хисләр калды.
Концерт бер сулышта үтте, әгәр дә әле тагын сәгать ярым барса да тамашачы рәхәтләнеп караган булыр идек”, -ди тамашачылар.
Афәрин, Югары Мәлем үзешчәннәре! Сез чынлап та югарыбагражлыларны күңелле ял иттердегез, уңай эмоцияләр бирдегез.. Алдагы иҗатыгызда зур уңышлар сезгә!
Гөлшат Хрипунова, мәдәният йорты директоры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: