Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Югарыпәнәчелеләр җәйнең күңелле мизгелләре белән уртаклаша

Менә җәйнең соңгы аена да аяк бастык. Августта инде һавада көз исе килә. Җәйнең гомере шулкадәр кыска! Ә җәйне бер дә җибәрәсе килми бит!

Шул уңайдан Югары Пәнәче авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Җәйнең күңелле мизгелләре" дип исемләнгән фотоконкурс уздыра.
"Себерке, утын, печән әзерләгән вакытыгыз, җиләк җыйган, гаиләгез белән ял иткән, кыяр-помидор тозлаган, варенье ясаган, үләннәр җыйган, балык тоткан фотоларыгыз булса, безнең белән уртаклашырга чакырабыз," – ди мәдәният хезмәткәрләре.
Уңган-булган пәнәчелеләр фотконкурска битараф калмаган, матур фотоларын мәдәният хезмәткәрләренә җибәрә башлаган.
Һәр фото үзенчәлекле, аерым мәгънәгә ия, ди мәдәният хезмәткәрләре.
Җәмил абый Шакиров мәтрүшкәләр җыеп, кышка витаминнар әзерли. Җырларда җырланган туган як байлыгы бу. Әби-бабаларыбыз мондый чәйне тәмле булганы өчен генә түгел, файдасы тисен дип кулланганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев