Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Югарыпәнәчелеләр җәйнең матур мизгелләре белән уртаклаша

Югары Пәнәче авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Җәйнең күңелле мизгелләре" дип исемләнгән фотоконкурс уздыруы турында хәбәр иткән идек.

Уңган-булган пәнәчелеләр фотконкурска битараф түгел, бу уңайдан мәдәният хезмәткәрләренә фотолар килә.
Чираттагы фото умартачы Вәлишиннар гаиләсеннән.


Умарта тотучылар өчен иң кызу чор хәзер. Шул ук вакытта көтеп алынган, тансык – рәхәт вакыт та бу.
“Илүсә апа белән Гамир абый Вәлишиннар көчләрен һәм вакытларын кызганмый, умарталыкта бергәләп көч куялар. Алар, нәкъ бал кортлары кебек, тик тора торганнардан түгел”, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев