Зәй офыклары

Җыйнады җиһанны Болгар Җыены

21 майда тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены” быел бөтен җиһан мөселманнары катнашында узды.

Бәйрәм чарасында  20  меңгә  якын мөселман, шул исәптән Зәй  районыннан 160 кеше катнашты. Илкүләм дини чарага без - зәйлеләр өч автобуста бардык. Болгар музей-тыюлыгына халык агыла гына, без дә автобуслардан төшүгә, агылучы  халык төркеменә кушылдык. Һәркайда бәйрәм рухы, күңелләрдә дулкынландыргыч бәйрәм хисе...

Җыен быел  Идел Буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел шигаре астында узды. Анда ислам дине әһелләре, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит ил вәкилләре, чит ил ислам югары уку йортларыннан галимнәр-хәнәфи мәзһәбе белгечләре катнашты.

Әнә бер мәйданчыкта Багдад илчелегенең борынгы Болгарга килүен театральләштерү күренеш бара. 922 елда Болгар дәүләтенә Әхмәт ибн Фадлан җитәкчелегендәге илчелек ерак Багдад хәлифәтеннән килә. 16 майда илдә болгарларның корылтае үткәрелә, шул көнне хәлифәтнең хаты укыла, Идел буе Болгар дәүләте ислам динен кабул итә.  Ибне Фадланның Болгарга килүе - безнең халык өчен мөһим вакыйга. Болгарлар мөселман мәдәнияте белән якынрак таныша, аның бер кисәгенә әйләнә. Гомумән, ул безне дингә өйрәтеп, исламның фән һәм тынычлык дине икәнен күрсәтә алды.


Тарихи яр буенда «Язу тарихы» мәйданчыгы эшләде. Урта гасыр каралаларын ясау технологияләрен үзләштерү, гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча мастер-класс оештырылды. Әлеге мәйданчык шактый мөселманны үзенә җәлеп итте.
Ә бер мәйданда милли көрәш кыза. Бил алыш –  шанлы үткәнебез ул. Мөселман егетләре таза, сәламәт, дәрманлы булырга тиеш, аларга  йортын, гаиләсен, илен саклау зарурлыгы тора. Шунысы игътибарга лаек, әлеге бил алышта Зәй егетләре дә көч сынашты. 


Чараның йөзек кашы булган төп чара узачак сәхнә тирәсенә биниһая күп халык җыелды.  Аңа кадәр биредә концерт программасы булды. Тантананы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып: “Бу бәйрәм - барыбыз өчен дә зур вакыйга. Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу гомумфедераль чара дип игълан ителде. Безнең  белән булганыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт. Республика гөрләп торсын, дөньялар тыныч, Россиябез көчле булсын», - диде президент.
Ә бит берничә ел элек бирегә хәзрәтләрне китерү дә авыр иде. Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бу хакта искә алды.
-Бу көнне без бик күптәннән көттек. Өч  көндә ислам дәүләтләре белән сәясәт, иктисад  буенча сөйләшәбез. Ислам динен Россия буенча  алга  җибәрү  зур   көндәлек  эш. Бу  безнең  ихтыяр   көчебезне дә, булган халык икәнлегебезне дә тасвирлый, – диде ул чыгышында. 


 Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, шәех Равил Гайнетдин, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Казан һәм  Татарстан митрополиты  Кирилл чыгышы да үтемле булды.
Соңыннан мөселманнар иңгә иң торып өйлә намазы укыды. Борынгы бабаларыбыз Болгар җирендә укыган намазның әҗер-савабы күп.
Җыен барышында Татарстан Республикасы халык-сәнгать кәсепчелеге осталары эшләнмәләре күргәзмәсе һәм сәүдә рәтләре эшләде. Тәмле исләр таратып, зур-зур казаннарда пылау пеште.
Дини чара бөтен җиһан мөселманнарын җыйный, берләштерә, тарихи кыйммәтләребезне белүгә матур форсат, мөмкинлек бирә. Ислам динен кабул итүгә 1100 ел шигаре астында узган быелгы Болгар Җыены динебезне тагын да куәтләүгә сәбәпче булса иде.
 Шунысы игътибарга лаек, ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар Мәскәүдә  дәвам итеп, анда халыкара мөселман форумы булачак. 9-10 июньдә Касыйм җирлегендә Сөембикәгә һәйкәл ачылачак.
 -Яңгырлы, салкын көн булса да,  җыенга бик күп җирләрдән халык килде. Бу бәйрәм  безнең диннең нинди хәлдә булуын күрсәтүче бер чара булды дияр идем, Изге җирдә горурланып йөрдем,  - ди  Сәлимә Хөсәенова.

  - Борынгы бабаларыбыз нигез салган изге Болгар җире үзенә тартып тора, көч бирә, диндарлыгымны арттыра,  әлеге җирләрдә мин  дин гармониясе атмосферасы тоям, - ди Роза Имамиева.
-Мин ел да Җыенга барырга тырышам, бирегә килүне түземсезләнеп көтеп алам. Киләсе елга да киләчәкмен, оештыручылар бик тырышкан, рәхмәт аларга, - ди Рамил Бакиев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: