Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Традицияләрне саклап

Зәйнең “Алтынчәч” бакчасына Сөмбелә килде

“Алтынчәч” балалар бакчасында һәрдаим төрле бәйрәмнәр үткәреп торыла. Күптән түгел бакчада “Сөмбелә” бәйрәме узды.

“Сөмбелә” бәйрәме ел фасылына караган бәйрәм. Сөмбелә - башак дигән сүз. Көзге көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул бәйрәм.

-“Сөмбелә” бәйрәменә бакчабызга татар гимназиясенең беренче сыйныф укучылары кунакка килде. Балалар да төрле җырлар башкардылар, биеделәр, көз турында шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук әкият геройлары бәйрәмгә килгән балалар белән төрле уеннар уйнады, ярышлар оештырды, аларның күңелен ачты,” – ди “Алтынчәч” бакчасының таатр теле тәрбиячесе Гөлфия Тимофеева.

Укучылар бакчадан күтәренке күңел белән, рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр. Алга таба да гимназия укучылары һәм “Алтынчәч” балалары белән уртак чаралар үткәрү турында сөйләштеләр.

Фотолар балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев