Зәй офыклары

Зәй бакчасында балалар чәк-чәк пешерүдә катнашты

"Салават күпере" бакчасында Зәй политехник колледжы белән берлектә "Кулинария традицияләрен саклап" дигән проект эшли.

Бүген - 17 майда әзеге проект кысаларында Зәй политехник колледжы педагогы Айгөл Әхмәтҗанова студентлары белән бергә "Салават күпере" балалары өчен чәк-чәк пешерү буенча мастер-класс күрсәтте. Татар халыкының татлы ризыгын әзерләүдә балалар тәрбиячеләре Розалия Солтанова белән катнашты.

Балаларга татар халкының иң төп кунак сые булган ризыгы чәк-чәк турында сөйләделәр, камырны ничек ясауны һәм әзерләү процессын күрсәттеләр.

- Балалар бу эшкә бик яратып алындылар. Алар Алсу исемле курчаклары өчен әлеге ризыкны "әзерләүдә" актив катнаштылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды, - дип уртаклашты бакча тәрбиячесе Розалия Рафаэловна.

Фотолар бакчадан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: