Зәй офыклары

Зәй балалар бакчасында татар милли сәнгатенә мәхәббәтне кечкенәдән тәрбиялиләр

"Тылсымлы әкият" балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Туган як елы уңаеннан тематик чаралар уздырыла.

Бу уңайдан "Энҗе бөртекләре" мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Гөлнара Гыйлманова "Алъяпкычны бизә" дип  исемләнгән интеграль эшчәнлек үткәрде. Әлеге эшчәнлекнең максаты - балаларны татар халкының милли киемнәре, милли орнаменты белән якыннан таныштыру, милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Тәрбияче "Татар халык милли киемнәре" дигән темага презентация белән таныштырды. Милли орнаментлар төшкән рәсемнәр күрсәтте. Татар хатын-кызлары милли бизәкләре белән чигелгән алъяпкыч белән якыннан таныштырды. Соңыннан, балалар алъяпкычны шаблон буенча кисеп, милли бизәкләр белән үзләре теләгәнчә бизәделәр.

- Алъяпкычның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Матур лалә чәчәк төшкән,

Бик ошады үземә, - дип шөгыльне төрләндереп, шигырь юллары белән үреп барды педагог Гөлнара Рәүфовна.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: