Зәй офыклары

Зәй балалары галәм тематикасына рәсемнәр төшерәчәк

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее космос турындагы белем бирү программасы белән мәдәни инициативалар президент фонды конкурсында грант отуы турныда хәбәр иткән идек.

12 гыйнварда проектны гамәлгә ашыру кысаларында “Галәмне үзләштерү” иҗади конкурсы тантаналы рәвештә ачылды. Зәй балалар сәнгать мәктәбенең 30 яшь рәссамы галәм тематикасына картиналар төшерәчәкләр, алар белән март-август айларында Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда танышырга мөмкин булачак. Конкурста катнашучыларга грант хисабына сатып алынган акварель буяулар тапшырылды. Тантанада конкурсның жюри әгъзалары - Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары, Сөббух Рәфыйков премиясе лауреатлары – Виктор Хрулев һәм Сергей Цыганов катнашты.
“Әлеге бәйге сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелә. Ул Зәй тарихында галәм темасына, галәмне үзләштерүгә багышлана”, - ди музей хезмәткәрләре.

Фотолар музейдан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: