Зәй офыклары

Зәй балалары "Үлемсез полк" акциясенә кушылды

Зәйнең "Кояшкай" бакчасында Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан төрле чаралар узды.

Зәйнең "Кояшкай" балалар бакчасында "Үлемсез полк" патриотик акциясе старт алды.

- Әти-әниләр  балалар белән Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары, бабалары турында сөйләштеләр,  сугышта катнашкан туганнары портретлары белән штендерлар алып килделәр. Әлеге эштә безгә  әти-әниләр зур теләк белән ярдәм иттеләр, - ди тәрбияче Венера Сәмигуллина .

6 майда бакчада зурлар төркеме "Үлемсез полк" йөрешен үтте. Алар шулай итеп, әлеге патриотик хәрәкәткә кушылды. Мондый акцияләр үз туган җиреңә мәхәббәт һәм фашизмны җиңеп чыккан күпмилләтле халкыбыз өчен горурлык хисе тәрбияли, диләр педагоглар.

9 Май - ул Бөек Җиңү бәйрәме.  Җиңү көнендә безнең һәркайсыбыз  тарихыбыз өчен горурлык хисе тоя.
6 майда балалар бакчасында Җиңү көненә багышланган бәйрәм үтте. Бу чарада урта, өлкән, һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты.
Бәйрәм балаларда Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне формалаштыру, үз илең тарихы турында белемнәрен арттыру, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, халкыбызның каһарманлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү, армиягә карата тотрыклы кызыксыну тәрбияләү максатыннан әзерләнгән иде.
Чара программасына сугыш турында җырлар, биюләр, шигырьләр кертелгән иде.

- Мондый тирән эчтәлекле бәйрәм әзерләгән һәм үткәргән өчен без музыка җитәкчесе Гөлназ Ялозюк, тәрбиячеләребез Венера Сәмигуллина һәм Венера Демахина, Миләүшә Тухбатовага рәхмәтле, - дип уртаклашты Гөлназ Ходжаева. 

Фотолар "Кояшкай" бакчасыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: