Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Зәй балаларын музыка аша тәрбиялиләр

Зәйнең "Алтынчәч" бакчасында "Рус халык музыка уен кораллары илендә" дигән чара үткәрелде.

Әлеге бәйрәм турында "Алтынчәч" бакчасы музыка җитәкчесе Вероника Матвеева сөйли:

- Музыка балалар өчен иң мөһим тәрбия чарасы булып тора. Музыка балаларның эчке дөньясын  баета, шәхес  формалаштыруда ярдәм итә. Балаларны халык уен кораллары белән таныштыру рус һәм татар телен йөрәтүдә әһәмиятле роль уйный. Халык мәдәнияте - аның тарихи чыганакларында, аның музыкасында.
Музыка аша тәрбияләү баланы һәрьяклап үстерергә, аның музыкаль сәләтен ачарга ярдәм итә. Алга таба бу балага тормышта үз урынын табарга этәргеч булачак. Без "Алтынчәч" бакчасында балаларның музыка һәм иҗат сәләтләрен үстерү максаты белән эзлекле эшчәнлек алып барабыз. Шушы көннәрдә 
педагог Галина Шәйдуллина белән берлектә без балаларны рус халык иҗатына җәлеп итү өчен "Рус халык музыка уен кораллары илендә" дигән чара үткәрдек. Анда  зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Балалар төрле музыка коралларында уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, халык уеннары уйнадылар.

Фотолар "Алтынчәч" бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев