Зәй офыклары

“Зәй әбисе” командасы чирек финал уеннарына узды

“Зәй әбисе” командасы узган сезонда финалга җиткән иде.

“Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының яңа сезоны башлануы турында хәбәр иткән идек. 5-6 декабрьдә Казанның “Халыклар дуслыгы йорты”нда КВН лигасы уеннары үтте.

- "Зәй әбисе" командасы беренче көнне сайлап алу турын үтеп сезонга узды, - дип хәбәр итте команда капитаны Фикрәт Сибгатуллин.

Команда 6 декабрьдә сезоннын 1/8 уенында шәп уен күрсәтеп, тагын бер баскычка күтәрелде. Шулай итеп алда - чирек финал уеннары.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: