Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

"Зәй-информ" редакциясендә Әниләр көненә бүләккә китаплар сатыла

Татарча китаплар сезнең якыннарыгызга менә дигән бүләк булачак.

"Зәй-информ" редакциясендә сатуда татарча китаплар бар. Бу кесә форматындла эшләнгән китаплар Әниләр көненә менә дигән бүләк булачак!

Сатуда Хисаметдин Исмагыйлевның "Никах", Люция Әблиеваның "Соңлап тотылган җавап", Зөлфәт Хәкимнең "Ятимгә дә яз килә", Илшат Билаловның "Тауда язылган язмыш", Зиннур Хөсниярның "Зөләйха кыйссасы", Кәрим Караның "Җиләкле алан", Физалия Дәүләтгәрәеваның "Төзәтәсе ялгышлар бар", Марат Кәбировның "Киллер", Айгиз Баймөхәммәтовның "Нахак" китаплары бар. Бәяләре - 100-150 сум.

Шулай ук сатуда "Күңелле әлифба" җыентыгы бар. Анда балалар өчен кыска шигырьләр, уеннар, логик мәсьәләләр, язу күнегүләре тупланган. Китапның автор-төзүчесе - Зилә Хөснетдинова, рәссамы Әлфия Йосыпова. 

"Күңелле әлифба" китабы 3-8 яшьлек балаларга исәпләнгән. Аның ярдәмендә бала китап битләрендә ясалган матур рәсемнәргә карап, әлифбаны теләп һәм тизрәк өйрәнер. Өзек-өзек сызыклар белән бирелгән хәрефләр һәм рәсемнәр ярдәмендә язу күнекмәләрен камилләштерер, диләр җыентык авторлары.

Һәр хәрефне өйрәнгәндә балага кызыклы шигырьләр, истә калырлырлык хикмәтле хәлләр тәкъдим ителә. Ябыштыргычлар ярдәмендә мавыктыргыч биремнәр үтәргә була. 

Болар өстенә махсус QR-код аша үтеп, YouTube каналында "Күңелле әлифба" тапшыруының барлык чыгарылышларын карарга мөмкин. Барырыбызга таныш тапкыр кыз Зөбәйдә һәм аның әтисе - Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев белән бергә мавыктыргыч хәлләргә очрап, хәрефләр турында кызыклы мәгълүмат алырга мөмкин.  Үзенең  балаларына, оныкларына татар әлифбасын өйрәтергә теләгән һәркемнең күңеленә хуш килер бу җыентык. "Күңелле әлифба"ның бәясе - 390 сум. 

Редакциядә сатуда шулай ук  “Сәхнә” журналы кушымтасы “Йолдызлы сканворд”, бәясе – 70 сум һәм “Салават күпере” журналы кушымтасы “Буягыч” бар, бәясе – 100 сум. Кушымталар икесе дә татар телендә, олылар һәм балалар өчен мавыктыргыч һәм кызыклы итеп эшләнгән.

Китап һәм журналларны безнең редакциядә сатып алыгыз. Безнең адрес: Зәй шәһәре, Ялчыгол урамы, 9нчы йорт. Эш сәгатебез 8.00 - 17.00 (12.00-13.00 - төшке аш вакыты).

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев