Зәй офыклары

Зәй җирендә Таҗетдин Ялчыгол буыны очрашты

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Ялчыголның Рауза тармагыннан булган мәгариф ветераны Нәкыя апа Сәфәрова турында китап язарга җыена.

Якташыбыз,  күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол нәселе бүген янә Зәй җирендә очрашты. Очрашуга сәбәп бар: Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Ялчыголның Рауза тармагыннан булган  мәгариф ветераны Нәкыя апа Сәфәрова (мәрхүм) турында китап язарга җыена.  Нәкыя апа еш башкалабыз Казаннан Зәйгә  Ялчыгол укулары, нәселләре очрашуларына кайта иде. Быел ул бакыйлыкка күчте, әлеге очрашуга  Нәкыя апаның  кызы Әнисә Сәфәрова кайтты.

Гөлназ Шәйхи,  Ялчыгол  буыны белән бергә,  Имәнлебашта  Ялчыгол каберен зиарат кылды, “Ялчыгол” мәчетендә булып,  Ялчыгол рухына дога кылдылар,  “Ялчыгол” мәчете белән “Космос” яшьләр үзәге арасындагы билге янында булдылар. Кунаклар аннан музыка мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар: биредә аларны Нәкыя апаның мандолинасы язмышы кызыксындырды.

Нәкыя апа Сәфәрова –игелекле эшләре белән зәйлеләр хәтерендә яши. Ул моннан җиде ел элек музыка мәктәбенә үзен гомер буе озата килгән мандолинасын бүләк итте. Шунысы игътибарга лаек, әлеге мандолинада Җәлил уйнаган булган һәм әлеге тарихи әһәмияткә ия уен коралы  Нәкыя апа кулына урау юллар аша килеп кергән. Шул рәвешле әлеге мандолина аны гомере буе озата бара: әлеге уен коралында  уйнау осталыгы  аңа ерак бабасы Ялчыголдан килә. Шунысы игътибарга лаек, Нәкыя апа  педагог буларак,  кайда булса да яшь буыннан  татар теле, татар мәдәнияте белән хәбәрдар булуларын белешә. Музыка мәктәбендә оештырылган Ялчыгол укуларыннан соң ул биредә белем алучы укучылар белән кызыксына һәм мандолинасын бүләк итә.

-Яшь буын татар уен коралы гармунда гына түгел, мандолинада да уйнасын, моның белән аларда татар мәдәниятенә мәхәббәт уяначак, - дигән ният белән бүләк итә ул аны.

Музыка мәктәбе коллективы Җәлил уйнаган  әлеге кадерле ядкарьгә сак карашлы. Уку йорты җитәкчелеге әйтүенчә, “Челтер чишмә” татар фольклор ансамбле әлеге мандолинаны куллана. Биредә тупланып килүче яңа состав та әлеге уен коралын кулланыр, шәт.  

Рәзимә Кашапова һәм Энҗе Әхмәтҗанова фотолары.     

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: