Зәй офыклары

Зәй китапханәсендә агач эшләнмәләреннән күргәзмә эшли

Күргәзмә кул эшенә оста булган шәһәрдәшебез Вячеслав Ботунов эшләнмәләреннән оештырылды.

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Зәйнең 370 еллыгы уңаеннан кул эшенә осталарыбызның күргәзмәләре оештырыла.

Бу көннәрдә китапханәнең икенче каты фоеесында «Китапханәдә иҗади тирәлек» проекты кысаларында «Агач эшләнмәләре остасы» дип исемләнгән чираттагы күргәзмә ачылды.

Ул тумышы белән Перцовка авылыннан булган райондашыбыз Вячеслав Ботуновның агач эшләнмәләреннән оештырылды. Биредә әлеге останың агачтан кисеп ясалган эшләреннән икенче мәртәбә күргәзмә оештырыла инде.


Агачтан кисеп ясау - декоратив-гамәли сәнгатенең иң таралган төре. Элек-электән тормыш-көнкүрештә агачтан эшләнгән әйберләр аерым урын алып торган. Агач — иң уңайлы, арзан, эшкәртү һәм файдалану өчен дә кулай материал. Аннан балалар өчен бишек һәм уенчыклар, хатын-кызларга йoн эрләү кабасы, орчыклар, агач савыт-саба, чүмечләр ясаганнар.


Вячеслав Борисович өч ел инде шулай агачтан кисеп әйберләр ясый. Аңа әлеге шөгыльгә хирыслык игезәк оныклары җиһанга аваз салгач, аларга агач карават ясаудан башлана. Шул рәвешле аны әлеге шөгыле үзенә бөтереп алып кереп китә. Буш вакыты булуга, оста яраткан эш-гамәле дөньясына чума. Оста күңелендә туган идеяләрен агачтан кисеп ясап тормышка ашыра. Ә аның кулыннан һәммәсе дә килә. Агачтан киселеп ясалган декоратив шкатулкалар, төрле паннолар, савыт-саба, шәмдәл, челтәрләп эшләнгән элекке карэта, портретлар дисеңме. Араларында нәкышләп, кисеп-уеп бизәкләгәннәре дә шактый.


Кыскасы, Вячеслав Борисович шәхси күргәзмәсе олысы-кечесен үзенә җәлеп итәрлек.


-Беренче мәртәбә аның кул эшләре үзәк китапханәдә моннан бер ел элек оештырылган иде. Шунысы игътибарга лаек, әлеге күргәзмә күпләрдә кызыксыну уятты, аларда матур фикерләр уятты, - китапханәче Светлана Трифонова.
Әлеге күргәзмәне карагач, үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең.
-Мин бу күргәзмәне икенче мәртәбә карыйм инде. Ул тагын да байый. тулылана төшкән, агачны шулай ничек челтәрләп була икән ул дип сокланып карыйм, - ди Ания Шакирова.


Шул рәвешле күргәзмә белән танышырга килүчеләр шактый. Китапханәчеләр аның янында әңгәмә дә оештыра.
Күргәзмә китапханәдә бер ай дәвамында эшләячәк. Аннан ул Иске Зәй бистәсендәге туган як тарихын өйрәнү музеенда урын алачак.
Зәйлеләр әлеге форсатны кулдан ычкындырмаслар, шәт.

Фотолар китапханәдән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: