"Пейзаж остасы" күргәзмәсе укучыларда аеруча кызыксыну уятты.
25 гыйнварда XIX гасыр рус рәссамы Иван Шишкинның тууына 190 ел. Бу уңайдан Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә X класс укучылары өчен "Туган як җырчысы" дип исемләнгән чара узды.
Укучыларга Иван Шишкинның тормышы һәм иҗаты белән танышырга, "Табигать шагыйре – Иван Шишкин" викторинасында катнашырга мөмкин булды.
- "Пейзаж остасы" күргәзмәсе укучыларда аеруча кызыксыну уятты, - диләр китапханә хезмәткәрләре.
Фотолар китапханәдән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз