Зәй офыклары

Зәй кызы Илсөяр Солтанова "Татар кызы" бәйгесе финалына чыкты

“Татар кызы-2022” бәйгесенең төбәк этабы үтте. Анда Зәй данын Илсөяр Солтанова яклады.

Әлмәт районы Габдрахман авылы мәдәният йортында “Татар кызы-2022”  конкурсының төбәк  этабы үтте.


Анда Зәй, Сарман, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай һәм Әлмәт районнарыннан чибәр кызлар катнашып, татар телен, милли мәдәниятне яхшы белүләрен, иҗади осталыкларын күрсәттеләр.

Зәй данын Илсөяр Солтанова яклап, финалга чыкты һәм Казан шәһәрендә узачак "Татар кызы" бәйгесендә үзен 60 кыз арасында сынаячак.

Илсөярне бәйгегә Зәйнең "Адымнар" татар мәдәнияте клубы җитәкчесе Фаннур Минникәев әзерләде.


Илсөяргә уңышлар телибез!

Фотолар Фәннур Миннекәевның шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: