Зәй офыклары

Зәй музыка мәктәбе юбилеен билгели

Узган ел уку йортында зур төзекләндерү эшләре башкарылды.

22 гыйнвар Зәйдә истә калырдай күңелле вакыйгаларга бай узды. Милли көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә узучы Бөтенроссия турниры ачылгач, музыка мәктәбенең 60 еллык юбилее уңаеннан уку йортында тантана булды. Мәктәп коллективын - укытучылар һәм укучыларны, балаларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котларга мәртәбәле кунаклар килде. Аларны  район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде.

Шунысы игътибарга лаек, узган ел уку йортында зур төзекләндерү эшләре башкарылды: мәктәп юбилеен заманча төзекләнеп, яңарып каршылады. Музыка мәктәбе - хәзер  шәһәребезнең йөзен билгеләүче матур биналарның берсе. Биредә үзгәртелеп корылган һәм зәвык белән бизәлгән концерт залы, уку һәм башка бүлмәләр, мәктәп биләмәсе  үзенә тартып тора. Аңа кергән һәркем үзен сихри дөньяга эләккәндәй хис итә.

Шунысын да әйтик, безнең мәктәп - республика музыка мәктәпләре арасында укыту-тәрбия эшенең куелышы буенча иң яхшыларның берсе. Биредә үз эшенә бирелгән, эзләнүчән, яңалыкка омтылучы, һәрнәрсәдә иҗади,  заманча эшләүче укытучылар коллективы тупланды.  Алар балаларны  уен коралларында уйнарга  да өйрәтә, иҗатка да тарта, кыскасы, сәләтләрен ачу һәм үстерүгә зур өлеш кертә.

Мәктәп турында тулы язманы "Зәй офыклары"  газетасының алдагы санында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: