Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Зәй укучылары “Пушкин картасы” буенча мәдәни чараларга йөри

Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда 4нче мәктәпнең IX сыйныф укучылары өчен «Пушкин картасы» проекты буенча республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган лекция узды.

“Пушкин картасы” – Россия Президенты Владимир Путин башлангычы белән илнең барлык төбәкләрендә  старт алган проект. Аның ярдәмендә яшьләргә музей, театр, күргәзмәләр, филармония һәм башка мәдәният учреждениеләренә федераль бюджет хисабына барырга мөмкин.

Хәзерге заман шартларында яшь буын белән эшләүнең төп юнәлешләреннән берсе - патриотик тәрбия.  Чарада катнашучылар мәдәни мирас объектлары термины  белән таныштылар,  шулай ук аларга Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре территориясендә урнашкан мәдәни мирас объектлары шоу слайдын тәкъдим иттеләр. Зәй муниципаль районы территориясендә  23 һәйкәл бар, шуларның икесе республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объектларына керә.

 Чара ахырында материалны ныгыту буенча сораштыру үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев