Зәй офыклары

Зәйдә балалар өчен хокукый дәрес үтте

Кешеләр үз хокукларын һәм бурычларын яхшырак белгән саен замананың катлаулы шартларында үзләрен иркен, нык тота ала. Хокукларны, законнарны белү, аларда ориентлаша алу һәркемгә, бигрәк тә яшь буынга кирәк.

20 гыйнварда шәһәрнең 4нче мәктәбе VIII сыйныф укучылары белән агымдагы елда  "Кеше. Канун. Чынбарлык” клубында беренче  дәрес үткәрелде.  Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә әлеге клуб эшчәнлеге китапханәче Зөлфия Гыйльманова тарафыннан инде унберенче ел рәттән алып барыла. Бу юлы да укучылар җәмгыять белеме дәресләрендә алган белемнәрен үзенчәлекле турнирда ныгыттылар.

- Турнир өчен биремнәр махсус сайлап алынган иде. Анда  укучылар үзләре һәм  әти-әниләренең нинди гамәлләр өчен җаваплылы булуларын төгәл белүләрен күрсәтергә тиеш булдылар. Бу - бик мөһим,  безнең укучылар хәзер яшүсмер чорында, аларны уйламыйча төрле  ярамаган гамәлләр кылудан  саклау кирәк, - ди сигезенчеләрнең сыйныф җитәкчесе Роза Борисенко.

Балалар хокукый темаларга  китаплар, фильмнар, мәкальләрне искә алдылар, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.

- Хокукый белемнәр безгә һәрвакыт һәр яшьтә кирәк, әмма без аларны тулы күләмдә беләбез дип әйтә алмыйбыз, шуңа күрә хокукый тәрбия һәм белем бирү теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы яшьтә актуаль булып тора. Аларны даими искә төшереп тору комачауламый, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Дәрес  балаларга хокук өлкәсендә бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белергә ярдәм итте, бу аларга тормышта һәм укуда, һичшиксез, кирәк булачак.

Фотолар 4нче мәктәптән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: