Зәй офыклары

Зәйдә Фәнил Таймасовны искә алып математик регата узды

Туган төбәгендә математика юнәлешендә меңләгән яшь кешегә белем киңлекләрен ачкан, укытучы-эзләнүче, укытучы-новатор, математика фәне буенча күп кенә фәнни эшләр, җыелма басмалар авторы, Зәебездә талантлы балалар белән эшләү мәктәбе ачу башында торган, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Фәнил Таймасовка исән булса, быелның июнендә 65 яшь тулган булыр иде.

Кызганыч, бу киңкырлы шәхес арабызда юк инде, әмма аның турындагы якты истәлекләр, укучыларының олы рәхмәте яши һәм мәңге яшәр.
Фәнил Таймасовны искә алып, аның хөрмәтенә шәһәрнең кече фәннәр академиясендә математик регата уздырылды.
Чараны ачып кече фәннәр академиясе педагогы Лариса Дмитриева Фәнил Таймасов турында иң җылы хатирәләрне яңартты.
- Бу искиткеч шәхес, берьюлы күп сыйфатларны берләштерә. Андагы акыл, тәҗрибә, үз хезмәтенә мәхәббәт һәм кешеләргә карата хөрмәт бәяләп бетергесез. Моның өстенә ул Зәебезнең талантлы балалары фәннең төрле юнәлешләрендә кинәнеп шөгыльләнсеннәр, төрле белем бәйгеләрендә югары уңышлар яулап үзләрен күрсәтсеннәр өчен өстәмә белем бирү үзәге булдыру башлангычы белән дә янып йөргән кеше. Ә иң мөһиме - ул бу хыялын тормышка ашыра алды. Хәзер безнең егерме еллык тарихы булган мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясе бар, моның өчен без Фәнил Хәнифовичка чиксез рәхмәтле, - диде ул.
Күркәм чарада катнашучылар Фәнил Таймасов турындагы җылы эчтәлекле фильмны карап та, педагог турындагы матур хатирәләрне яңарттылар, аны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова да Фәнил Таймасовның район мәгариф өлкәсендә зур урын тоткан укытучы булуын ассызыклады.
Ә математик регатаны кече фәннәр академиясенең хәзерге математика укытучысы, талантлы шәхеснең, талантлы кызы – Лилия Шаяхмәтова алып барды. Ул мәртәбәле жюрины тәкъдим итеп, шәһәрнең төрле мәктәпләреннән катнашкан командаларга дүрт турга бүленгән биремнәрне аңлатты. Һәр командада дүртәр укучы математик биремнәрне язмача бергәләп тиз арада чишәргә тиеш булдылар. Ә инде биремнәр чишү төгәлләнгәч, алар эшләрен жюрига тапшырды. Лилия Фәниловна аларны чишү юлларын аңлатты, экранда күрсәтте.
Нәтиҗәдә 4нче мәктәпнең “Эрудит” командасы – I, 3нче мәктәпнең “Дважда два” командасы – II, 6нчы мәктәпнең “Знатоки математики” командасы – III урын алды.
Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү мизгелендә сүз алган, кече фәннәр академиясендә Фәнил Таймасов кул астында шөгыльләнеп, олы фәнгә юллама алган Владимир Кондратенко, укытучысының үз язмышында нинди зур роль уйнаганын, әлеге предметны кызык-лы һәм аңлаешлы итеп бирә белүен сөйләде.
- Без зәйнекеләр менә шундый педагогларыбыз һәм кече фәннәр академиябез булу белән бәхетле. Кадерен белеп, мөмкин кадәр күбрәк бирегә килеп шөгыльләнергә тырышыгыз, - диде ул, регатада катнашучы укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Ә математик регатаны үткәрүгә матди ярдәмне Фәнил Таймасовның укучылары Адрей һәм Артем Трубиннар, Алексей Абрамов күрсәтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: